Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр җылылык өчен узган елгы тариф буенча түләячәк

Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре буенча, урамда уртача тәүлеклек һава температурасы биш көн эчендә плюс 8 градустан артмаса, биналарга җылылык бирелә.

Шулай ук, җылылык, һава шартларына карамастан, муниципалитеттан гариза нигезендә дә җибәрелә. Хәзер республиканың 13 муниципаль районында социаль объектларда җылытуны эшләтеп җибәрү хакында карар кабул ителгән дә, алар арасында Чирмешән районы да бар.
Сентябрь быел җылы килде Бу җылыту сезонын кичектерергә һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә экономияләү мөмкинлеге бирде.

- Җылылык беренче чиратта хастаханәләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм башка социаль объектларга биреләчәк. Бүгенге көндә районда җылыту сезоны башланмады әле, чөнки көннәр җылы тора, - дип хәбәр итте "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" предприятиесе директоры урынбасары Михаил Арютин.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрмәде. Җылылык өчен түләү узган елдагы кебек үк булачак. Тарифларның киләсе индексациясе 2024 елның 1 июлендә көтелә.
Биналарны җылытуга әзерләү 99,9 процентка тәмамланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Фото: Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев