Чирмешәндә вакансияләр ярминкәсе узды
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе барышында район хәрби комиссариаты белгечләре ир-егетләргә контракт буенча хәрби хезмәткә килешү төзергә тәкъдим итте.
- Чараны "Минем карьерам" "Бердәм Россия" партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырдык. Ярминкә барышында гражданнарга һөнәр сайлау юнәлешендә консультация бирдек, үзләренә туры килә торган эш урыны сайлауда булыштык, - диде район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Фәридә Сәйфетдинова. – Ярминкәгә 44 кеше килде, шуларның тугызысы үзләренә ошаган эш урыны белән кызыксынды.
Эш бирүчеләр 26 вакансия тәкъдим итә. Чирмешән авыл җирлеге Советына алты кеше вакытлыча эшкә алынды, алар төзекләндерү юнәлешендә эшләячәк. “Щит” җәмгыяте ике кешене эшле итә.
“Багетный” оешмасына - ипи пешерүчеләр, җыештыручы, “Ромашка” балалар бакчасына – музыкаль хезмәткәр, район мәктәпләренә укытучылар кирәк.
Фәридә Сәйфетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев