Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Титов чишмәсе төзекләндерелде

Чирмешәндә Совет власте оештырып йөргән революционерларның берсе М.М. Титовның тууына 100 ел тулу уңаеннан, 1982 елда төзелгән һәйкәл һәм чишмәгә күптән ремонт кирәк иде.

- Быел монда баскычларны һәм култыксаларны буядылар, эскәмияләрне яңарттылар. Улак алдындагы мәйданчыкны да бетонладылар, элек анда су җыела иде. Улак үзе дә яңартылды, - дип хәбәр итте Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов.

Чишмә үзсалым акчасына ремонтланган. Марс Җәүдәт улы сүзләренә караганда, халыктан җыелган акчага киләчәктә "Сабантуй" чишмәсен дә төзекләндерергә планлаштыралар.

Районда әле күп чишмәләр ремонтка мохтаҗ. Мәсәлән, Түбән Чегодай авылында урнашкан чишмә дә күптән яңартылмаган һәм бүгенге көндә ташландык хәлдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев