Чирмешәндә мөселман яшьләре ярышты
Безнең районда

Чирмешәндә мөселман яшьләре ярышты

Чирмешәндә мөселман яшьләре арасында волейбол буенча республика ярышларында Аксубай районының Шәрбән авылы командасы беренче урынны яулаган.

Алабуга һәм Яр Чаллы вәкилләре - икенче һәм өченче урыннарда.

Чирмешән мөхтәсибәте оештырган турнирда, чирмешәнлеләрдән тыш, Яңа Чишмә, Аксубай, Сарман, Түбән Кама районнарыннан, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләреннән, барлыгы 11 команда көч сынашкан.

- Спортчыларны кайнар чәй белән каршы алдык, төшке һәм кичке ашлар белән сыйладык. Ярышлар кичке сигезгә кадәр барды, - диде район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. – Бүләкләү тантанасы үзәк мәчеттә булды, катнашучыларга грамоталар, җиңүчеләргә кубоклар һәм медальләр тапшырылды.

 

Фото Рамил Ибраһимов

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев