Чирмешәндә ишегалды бәйрәме үтте
Җәен авылларда урам бәйрәмнәрен үткәрү матур традициясе бар.
Монсында исә, Чирмешәннең Дзержинский урамындагы 39 нчы йортта яшәүчеләр бергәләшеп бәйрәм итте.
Район үзәгендәге әлеге 14 фатирлы өй тирәсе төрле-төрле чәчәкләргә күмелгән. Бу матурлыкны шунда яшәүчеләр үзләре булдырганнар икән. Күп еллар математика укытучысы булып эшләгән Валентина Кириллова инде 20 ел шул өйдә яши.
-“Безнең ишегалды” (“Наш двор”) республика программасы кысаларынды йортыбызны төзекләндерделәр. Шушы эшне дәвам итеп, күршеләр белән матурлыкны сакларга, төзекләндерүне дәвам итәргә булдык. Без үз көчебез белән шунда һәр елны чәчәкләр үстерәбез, матур булсын дип тырышабыз. Чүп үләннәренә үсәргә ирек бирмибез. Үзебезгә дә, үткән-киткән кешеләргә дә күңелле. Чисталык үзебез өчен бит, - ди Валентина Алексеевна. – Башка йортларда яшәүчеләр дә килеп, орлыкларын алсыннар, үз тирәләрендә шундый ук матурлыкны булдырсыннар иде.
“Гаиләгә ярдәм” (“Помощь семье”) проекты кысаларында оештырылган әлеге бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов катнашты.
-Башка районнарда да шундый чараларда булырга туры килә. Сездәге кебек матурлыкны беренче күрүем. Йорт тирәгез, чыннан да, сокландыра. Тик булган уңайлыкларны, тәртипне саклый белергә дә кирәк. Шуңа күрә яшьләргә мөрәҗәгатем: өлкәннәрдән үрнәк алыгыз, алар кебек, сез дә матурлыкны саклагыз, - диде Алсу Абдрахмановна.
Ишегалды бәйрәменә шушы өйдә яшәүчеләр генә түгел, район үзәгенең башка урамнарында яшәүчеләр дә бәйрәм буласын ишетеп килгәннәр. Балалар өчен уеннар да булды. Шушы йортта яшәүчеләрнең иң активларын: Валентина Кириллова, Светлана Портнова, Зоя Дмитриева һәм Людмила Митюковага бүләкләр дә тапшырылды.
Бәйрәмдә тәбрикләү сүзләре күп яңгырады, моңлы җырлар, биюләр аны тагын да бизәп җибәрде.
Шул ук көнне “Орион” яшьләр үзәгендә һәм лицейда, “Гаиләгә ярдәм” проекты кысаларында, тәрбиягә һәм опекага бала алган гаиләләр, мәктәп директорлары һәм аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары белән очрашулар, җитәкчелек тарафыннан гражданнарны кабул итү дә булды. Бу чараларда якташлар көндәлек тормышта килеп туган сорауларын бирә алдылар.
Алсу Тарханова исә, “Татарстан - Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Чирмешән территориаль бүлекчәсенең яшьләр бүлегенең “Орион” яшьләр үзәгендә урнашкан кабинетын ачуда да катнашты.
-Җыйнак кына бүлмәне бик уңайлы һәм җайлы итеп оештыргансыз. Стендларда эшчәнлегегез дә чагыла. Башка районнарга үрнәк итеп куярлык, - дип мактады Алсу Абдрахмановна.
Ул бүлекнең райондагы җитәкчесе Альмир Жораевка эшчәнлегендә кирәкле әсбаплар тапшырды, уңышлар теләде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев