Чирмешән укытучыларын бүләкләделәр
Хезмәткә-хөрмәт
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен, районның мәгариф бүлеге методисты Любовь Барабашкина, Лашман урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рафыйк Гатин, Чирмешән лицееның физик тәрбия укытучысы Флүзә Мисбахова Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Күтәмә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Мироновага һәм “Ландыш” балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Вера Баляевага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Хөрмәтле остаз» күкрәк билгесе тапшырылды.
Яңа Элмәле урта мәктәбенең тәрбия һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Мельниковага һәм Күтәмә урта мәктәбе директоры Александр Мироновка “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде.
Ульяновка урта мәктәбенең математика укытучысы Антонида Иванова һәм 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Надежда Трофимова “Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсе отличнигы” мактау билгесенә ия булдылар.
Мәгариф өлкәсендәге, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүдәге казанышлары, укучыларны практик әзерләүгә зур шәхси өлеш керткәне, күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Югары Кәминкә төп белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Вилданова, Чирмешән лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Шәйхетдинова, Кармыш төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлфинә Гайфуллина, “Чишмәкәй” балалар бакчасы (Чирмешән) мөдире Гөлфия Ибәтова, “Кояшкай” балалар бакчасы (Ивашкино) мөдире Елена Кудряшова, Иске Үтәмеш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Равия Назырова - Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен”; Туймәт төп белем бирү мәктәбе директоры Рәзилә Шәрифуллина, “Ромашка” балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Наилә Моратова, Ивашкино урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Майя Назарова “Телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклаган өчен” күкрәк билгесе; “Әкият” балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Ләйсән Гайнуллина, Югары Кармалка мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Киричук, Яңа Элмәле мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Митюкова, Иске Элмәле мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Алена Ванюшина Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Күтәмә урта мәктәбенең биология укытучысы Андрей Мироновка “Яшь мөгаллим” дигән күкрәк билгесе тапшырылды.
“Ромашка” балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Әлфия Заһретдинова, Лашман мәктәбенең педагог-оештыручысы һәм корреция сыйныфларның технология укытучысы Галия Динмөхәммәтова, кадетлар мәктәп-интернаты тәрбиячесе, технология укытучысы Юрий Миронов - район башлыгының Мактау грамотасы; Кара Чишмә мәктәбенең туган тел һәм әдәбяты укытучысы Алсу Әгълүкова һәм кадетлар мәктәп-интернатның математика укытучысы Любовь Матвейчева район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев