Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укытучылары гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар

Чирмешән районы мәгариф учреждениеләре махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итү фондына 200 мең сум акча күчергәннәр.

Гомумән,  район халкы гуманитар ярдәм җыюда бик актив. Әйтик, шул ук мәгариф хезмәткәрләре, махсус хәрби операция башланганнан бирле, ел саен унга якын Игелек ярминкәләре уздырдылар.

-Районның мәгариф учреждениеләре шул елларда гуманитар ярдәм фондына барлыгы 2 миллион сум акча күчерделәр, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Декабрь аенда районнан кабат гуманитар йөк озату күздә тотыла, шуңа да мәгариф хезмәткәрләре якташларыбызга кирәк-яраклар, дарулар, киемнәр алу өчен өстәмә рәвештә акча җыю оештырдылар. Форсаттан файдаланып, укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм ата-аналарга олы рәхмәтемне белдерәм. Барысы да бу эшнең мөһимлеген аңлый, якташларыбызга ярдәм итәргә тели. Хәтта укучылар да читтә калмыйлар. Алар сугышчыларыбызга хатлар язалар, соңгыларында якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев