Чирмешән районындагы халык җыеннары ахырдан “кыза”
Ивашкино һәм Күтәмә авыл җирлекләрендә узган җыеннарда да халыкның район җитәкчеләренә гозер-сораулары бар иде.
Урам утларын чиратлаштырыйк
Ивашкино авыл җирлегенә кергән ике авылда – Ивашкинода да, Әккәрәйдә дә узды халык җыеннары. Бүген әлеге торак пунктларда барлыгы 1149 кеше гомер кичерә (Ивашкинода – 572, Әккәрәйдә – 577). Узган елда ике авылда 7 бала туган, 17 кеше гүр иясе булган.
Былтыр Әккәрәй авылының Совет урамында яшәүчеләрне яхшы юл белән сөендерделәр. ТР Рәисенең аерым күрсәтмәсе буенча һәм район башлыгы булышлыгы белән биредә 1060 метр арада вак таш өслекне юл ясалды. Авыл җирлеге откан 2 милион сум грант акчаларына Ивашкиноның Беренче Май, Чапаев, Әккәрәйнең Пушкин урамнарында да яңа юллар төзелде. Юллар ремонтына үзсалым акчаларын да тотканнар.
Көн тәртибенең “Төрлеләр. Сораулар” өлешендә урам баганаларындагы яктырткычларны чиратлаштырып, гадел итеп урнаштыру кирәк диделәр. Җирлектәге кырларны эшкәртүче җәмгыятьтән халыкка бирелә торган бөртек сыйфатына, дөресрәге, аның чисталыгына дәгъва белдерүчеләр дә булды.
Хат ташучы да, газчы да кирәк
Күтәмә авылында почта бүлеге җитәкчесе башка эшкә күчкәнлектән, авылдагы почта эшчәнлегенә бәйле проблема бар. Почта бүлекчәсен җитәкләргә килүче булырмы? Авылдагы газчы да эшеннән киткән, дөрес, район газ хезмәтеннән белешүебезчә, тиздән бу проблема хәл ителергә тиеш. Гомумән, күтәмәлеләр җыенда һәрвакыттагыча актив, гозер-үтенечләре шактый. Авылда нефть объетларыннан килгәнкүкерт – сероводород исе – әле дә халыкның үзәккә үткән темасы.
Җыенда катнашучылар пайчылар җыелышын үткәрергә тәкъдим итте: пай өчен бәяләрне күтәрергә вакыт.
Күтәмәлеләрнең үзләренә дә дәгъва бар. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газыймов монда үлгән дуңгызларны елгага ташлау очрагы булуын әйтте. Быел берәү дуңгыз баласын юл кырыена чыгарып ташлаган. Бүген хайваннар арасында төрле йогышлы чирләрнең таралу куркынычы булганда, бу – башка сыймаслык хәл. Әлбәттә, бу бер яки берничә кешенең генә кырын эше.
Күтәмә авылында бүген 371 кеше даими яши, прописка белән күбрәк әлбәттә. Йортлар саны – 192. Былтыр биредә 4 бала туган, 9 кеше үлгән.
Авыл мәктәбендә 73 укучы белем ала, балалар бакчасына 10 сабый йөри.
Авылда Южная, Северная урамнары, Южная һәм Ивановская урамнары арасындагы тыкрыклар юлларын үзсалым акчаларына үз көчләре белән төзекләндергәннәр.
Быел Ивановская урамын төзекләндермәкчеләр, бу урам республика программасына кергән. Авыл үзәгендәге “Пошарага” буасын ремонтлыйсы бар. Урамнар төзекләндерүгә үзсалым акчалары да тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев