Чирмешән районында унбишенче модульле ФАП төзелә
Кара Чишмә авылында модульле ФАП төзиләр. Бу районда модулльле 15нче фельдшер-акушерлык пункты булачак.
Авыл халкына беренче ярдәм күрсәтү пункты авылның үзәгендә, мәктәп каршында төзелә. Бинаның нигезен – свайларын көздән үк урнаштырдылар. Казаннан килгән осталар март аенда кабат эшкә керешкәннәр. Инде ФАПның стеналарын күтәреп, түбәсен япканнар, тәрәзәләр дә урнаштырылган. Хәзер төзүчеләр эчке эшләр белән мәшгуль.
- Район үзәгеннән ерак авылларда мондый ФАПлар төзү зур әһәмияткә ия. “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасы халык өчен беренчел медицина-санитария ярдәменнән файдалану мөмкинлеген камилләштерүгә һәм тәэмин итүгә юнәлдерелгән, - диде район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. - Объектта эшләр тиз бара. Төзелеш тәмамлангач, яңа бинага барлык кирәкле җиһазлар алына, бу авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. 2026 елда Лагерка авылында ФАП төзергә планлыйбыз.
Әлегә авыл халкын мәктәп бинасындагы бер бүлмәдә кабул итәләр. Күп еллардан бирле карачишмәлеләрнең сәламәтлеге сагында торучы фельдшер Гөлгенә Хәйдәрова 500дән күбрәк кешегә хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев