Чирмешән районына пехотачы хәрби инде икенче тапкыр ялга кайтты
Ул махсус хәрби операциягә 9 ай элек алынган. Инде икенче тапкыр ялга кайткан.
Шушы көннәрдә “Матрос” кушаматлы (позывной) якташыбыз район башлыгы Рамил Айбатов белән очрашуга килде.
Пехотачы егет район авылларының берсеннән, хәрби операциягә Түбән Камадан мобилизацияләнгән. Туган якта, әти-әнисе янында ял итә.
- Син хезмәт итә торган җирләрдә, Донецк, Мариуполь ягында күптән түгел без дә булдык, сугышчыларга кирәк-ярак илттек, - диде район башлыгы. -Күбрәк заявка буенча эшлибез.
“Матрос” район җитәкчесенә нәрсәләр кирәксенүләрен әйтте.
- Ә болай тамак тук, кияргә кием бар, нормально, кирәксә, тәм-томны кибеттән алабыз, - диде ул. -Торуыбыз блиндажларда.
Район җитәкчесе Рамил Айбатов мобилизацияләнгән якташыбызның хәрби операция зонасыннан исән-сау әйләнеп кайтуын теләде. Өстәл артында фикер алышкач, әңгәмә тәм-томлы мәҗлестә дәвам итте.
Кадыр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев