Чирмешән районы башлыгы үзәк больницадагы капиталь ремонт барышын карады
Район үзәк больницасының стационары бинасында капиталь ремонтның икенче чираты бара. Район башлыгы Рамил Айбатов биредә булып, ремонт эшләре белән танышты.
Ул баш табиб Лилия Мортазина, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов белән, объектта төзелеш оешмасы вәкилләре белән очрашты. Башкарылган һәм объектта планлаштырылган ремонт эшләре анализланды. Район башлыгы эшләрне намус белән башкарырга һәм кимчелекләрне вакытында бетерергә кирәклеген искәртте.
Төзүчеләр хирургия бүлегенең операция блогында вентиляция системасын монтажлау белән мәшгуль, паралель рәвештә подвалда да эш алып баралар.
-Медицина җиһазларына һәм мебльләргә заказ бирелгән. Август ахырында объектны кулланылышка тапшыру планлаштырыла, - диде баш табиб Лилия Шамил кызы.
Район хастаханәсендә стационар биналарны капиталь ремонтлау дәүләт программасы кысаларында алып барыла, җиһазлар сатып алып, территорияне төзекләндерү буенча этаплы ремонт-төзелеш эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев