Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән яшүсмерләрен “Алдынгылар хәрәкәтенә” кабул иттеләр

«Орион» яшьләр үзәгендә балалар һәм остазларның “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә багышлау тантанасы булды.

Тантанада иң актив 30 бала, район мәктәпләре укучылары, шулай ук аларның остазлары катнашты. Аларга хәрәкәтнең символлары - значок һәм беләзек тапшырылды. Яшьләр бердәмлек миссиясен үтәргә һәм беренче булырга вәгъдә бирделәр.

 Чарада район башлыгы Рамил Айбатов, шулай ук хәрәкәтнең төбәк бүлеге баш белгече Кирилл Костылев та бар иде.

- Бүгенге көннән башлап сез “Алдынгылар хәрәкәтендә”  үз эшчәнлегегезне башладыгыз. Аның дәвам итүен һәм сезгә уңай нәтиҗәләр генә китерүен телим, - дип котлады катнашучыларны Рамил Тәлгать улы.

 

 - “Алдынгылар хәрәкәте” - зур команда һәм хәзер сез бу команданың бер өлеше. Төп максатыбыз - һәрьяклап үсеш өчен уңайлы шартлар тудыру. Киләчәгебез безнең кулларда, –  дип хуплады хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе рәисе Гөлшат Җамалтдинова

“Алдынгылар хәрәкәте” яшүсмерләрне тәрбияләү, шулай ук аларда Россия җәмгыятенең традицион рухи һәм әхлакый кануннары нигезендә дөньяга караш формалаштыру өчен ил җитәкчелеге инициативасы белән оештырыла.  Аның төп ориентирлары - тормыш һәм дәрәҗә, патриотизм, дуслык. Һәр бала яки яшүсмер хәрәкәт әгъзасы була ала.

Лилия Зуфарова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев