Чирмешән архивында документлар ел саен күбәя
Безнең районда

Чирмешән архивында документлар ел саен күбәя

Район архив бүлегендә бүгенге көнгә 28 мең 235 документ саклана, бу сан ел саен 400-500 данәгә арта.

Әлеге документлар район хакимияте бинасында ике бүлмәдә урын алган, клиентлар кабул итү өчен аерым кабинет.

Архив бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйниятуллина әйтүенчә, монда айга 100-150 сорау (запрос) керә. Гомумән алганда, электрон рәвештә мөрәҗәгать итәләр, сораулар дәүләт порталы аша да ирешә. Бүлеккә шәхсән килүчеләрнең дә мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелә, андыйлар айга 10-15ләп була.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев