Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр, социаль ярдәм алуга гаризаларны өйдән җибәрергә мөмкин

Социаль ярдәм чараларын алучыга гариза язу һәм алу өчен, элек  социаль ярдәм бүлегенә килергә кирәк иде. Хәзер исә гаризаны электрон ысул белән генә язып, социаль түләүләрне банк картасына күчертеп алырга мөмкин.

- Бездә хезмәт күрсәтүләрнең 11е тулысынча электрон ысулга күчерелде, - ди районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. - Бу исә гражданинга гаризаны  Дәүләт хезмәтләре порталында гына бирергә генә кала дигән сүз. Башка мәгълүматларны безнең хезмәткәрләр ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү системасыннан алачаклар.

Тулысынча электрон ысул белән түбәндәге социаль ярдәмнәр өчен гаризалар бирергә мөмкин: балалар бакчасы өчен төп һәм өстәмә компенсация билгеләү; балага айлык пособие; пенсионерларга юл өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алу (ЕДВ); өч һәм күбрәк балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташлама алу; күп балалы гаиләләрдә укучы балаларның юлда йөрүенә айлык субсидия алу; күп балалы гаиләләрдә балаларга дарулар алуга субсидия; инвалидлар өчен торак-коммуналь хезмәтләр түләүгә субсидия-ташламалар; беренче туган балага айлык пособие; торак бинага һәм коммуналь хезмәтләрне түләүгә субсидияләр; 3 яшьтән 7 яшькәчә булган балаларга айлык пособие алу.

Социаль ярдәм чаралары мәсьәләләре буенча консультацияне 2-26-34 телефоны буенча “кайнар линия“гә шалтыратып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев