Чирмешәндәге "Кояшлы" ял лагеренда капиталь ремонт башланырга мөмкин
Чирмешәннең “Кояшлы” ял лагеренда яңа корылмалар төзергә планлаштыралар.
-Федераль программага кереп, лагерда тагын ике ял корпусы, мунча – кер юу комплексы, хәтта медпункт төзү күздә тотыла, - ди “Кояшлы” директоры Дмитрий Долгополов.

Планлаганнар чынга ашса, якындагы берничә елда “Кояшлы”да ял итү урыннары алтмыштан йөз кырыкка җитәчәк, моннан тыш 150 урынга аерым ашханә, амфитеатр да булачак.

фото: Лилия Саттарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев