Чирмешәндә яшәүче берәү зур суммада акчасын урлаткан
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче берәү зур суммада акчасын урлаткан

Мошенниклар бер райондашыбызның банк картасыннан 260 мең сумга якын акчасын урлаганнар.

“Банк хезмәткәре” әлеге хатын-кызга шалтыратып, аның банк картасыннан 4500 сум акчасын урлауларын һәм картасына “привязка” белән телефон номерын, картасының паролен сорый. Хатын-кыз сораганнарны үти. Нәтиҗәдә нык алдана.

Узган атнада районда бер юл-транспорт һәлакәте булган – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 74 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүчене транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартачаклар.

Полициянең участок уполномоченныйлары 4 административ беркетмә төзегән.

Законсыз рәвештә спиртлы эчемлек саткан Чирмешән кешесе дә закон каршында җавап бирәчәк.

Яңа Элмәледән берәү үз гаебен танып полициягә килгән: ул Самара шәһәрендә әйберләр урлаган, урланганнарны ломбардка тапшырган булган.

Район полиция бүлекчәсендә бер атнада 32 хәбәр кабул иткәннәр.

Фото: архив.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев