Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...” исемле проектны презентацияләү чарасы узды

Сугыш хатын-кыз йөзле түгел, диләр, ә шулай да Бөек Ватан сугышында 800 меңнән артык хатын-кыз хәрби кием кигән. Бүген республикада сугышта катнашкан 458 хатын-кыз яши. Безнең районда, кызганыч, андыйлар юк инде.

Мемориаль үзәктә ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова катнашында “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...” исемле социаль-гуманитар проектны презентацияләү чарасы узды. Әлеге проект Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана, аның максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау. Бу эш ел дәвамында өч этапта гамәлгә ашырылачак. Проект кысаларында сугыш чорында хатын-кызларның батырлыгын данлаган чаралар үткәреләчәк, тимурчылар аларның өйләренә барып кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк. Безнең районда проект барышын 4 хатын-кыз депутат җитәкли.

Тыл хезмәтчәннәре дә игьтибарга лаек. Районда андый 55 кеше бар. Гади аралашуга, игътибарга, хөрмәтләүгә мохтаҗ алар. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында да 4 тыл хезмәтчәне яши. Ветераннарны һәм сугыш белән бәйле кешеләрне Җиңү бәйрәме алдыннан гына түгел, ел дәвамында искә алырга, хөрмәтләргә кирәк.

Районда әлеге юнәлештә эш башланган инде. Мемориаль үзәктә “Сугыш чоры кызлары” дип исемләнгән музей дәресләре үткәрелә, һәр мәктәптә тимурчылар отряды оештырыла.  Депутат барлык иҗтимагый оешмаларны проектны гамәлгә ашыруда актив катнашырга өндәде.

-Беренче чиратта, сугышта катнашкан хатынкызлар турында мәгълүматлар туплау һәм аны саклау белән яшь буын кызыксынырга тиеш.  Мәктәп укучыларын “Үлемсез полк” акциясендә сугышта катнашкан хатынкызлар, тыл хезмәтчәннәре сурәтләре белән чыгыш ясарга, социаль челтәрләрдә “сугыш хатын кыз-йөзле түгел” хештегы белән язмалар урнаштыруга җәлеп итәргә кирәк. Кыскасы, тарихыбызны саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә, - диде Людмила Рыбакова.

ТР Дәүләт Советы депутаты ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз” дип исемләнгән 1 нче Чирмешән мәктәбе һәм кадетлар мәктәп-интернаты өчен оештырылган парламент дәресендә дә катнашты. Андый дәрес Лашман урта мәктәбендә дә үткәрелде. Бу чара барышында Людмила Рыбакова мәктәп укучыларын депутатлар эшчәнлеге һәм ТАССР төзелү тарихы белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Актив укучыларга китаплар тапшырылды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев