Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Куркынычсыз кичү юлы” акциясе узды

Юл инспекторлары Чирмешәндәге “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән бергә юлны чыкканда нинди кагыйдәләргә игътибар итәргә икәнен янә искә төшереп алдылар.

ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе белән әзерләнгән “Куркынычсыз кичү юлы” акциясендә балалар үзләренең юл кагыйдәләрен кайсы дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте, юлны дөрес итеп чыгарга өйрәнде.

ЮХИДИнең район бүлекчәсе административ практика инспекторы Сергей Барабашкин балаларны үзләренең эш автомобиле белән таныштырды, сирена тавышы һәм “мигалканың” кайсы очракта кулланылуын аңлатты. Соңыннан, күрсәткән белемнәре өчен, балаларга истәлек бүләкләрләре тапшырдылар.

“Игътибар – балалар!” профилактик операция кысаларында узучы әлеге акция балаларның юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен ныгыту һәм шуның аша алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максаты белән оештырылды.

ТР Дәүләт автоинспекциясеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2020 елның узган җиде аенда республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 238 юл-транспорт һәлакәтендә 5 бала үлгән, 254се яраланган.  Аеруча андый юл-транспорт һәлакәтләре август-сентябрь айларында арта икән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев