Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә I районара “Җиңү волонтерлары” форумы узды

Тарихи хәтерне саклап калу, сугыш кырында ятып калган бер солдатны да онытмау, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә каһарманлыклары өчен хөрмәт күрсәтү – киләсе буыннарның җиңүчеләр буыны вәкилләре алдында булган зур бурычы.

Әлеге максат белән район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, I районара “Җиңү волонтерлары” (“Волонтеры Победы”) дип исемләнгән форум узды. Әлеге чарада Бөтенроссия иҗтимагый “Җиңү волонтерлары” хәрәкәтенең төбәк вәкилләре һәм мәктәп укучылары катнашты.

Әлеге хәрәкәт белән актив хезмәттәшлек итүчеләргә һәм яшь буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова һәм “Җиңү волонтерлары” хәрәкәтенең Чирмешән районындагы координаторы Гүзәл Портнова да бар. Бу көнне төрле чараларда һәм проектларда актив катнашкан мәктәп укучылары да бүләкләнде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев