Чирмешән районының дүрт авыл җирлеге грант акчасына трактор алганнар
Безнең районда

Чирмешән районының дүрт авыл җирлеге грант акчасына трактор алганнар

Районның берьюлы дүрт җирлегенә грант акчасына көпчәкле тракторлар алганнар.

Шешминка, Туймәт, Ивашкино, Мордва Афонькәсе җирлекләре республика ярдәмендә алган бер “Беларус” 1 миллион 495 мең сум бәяле.

-Мондый техника бик кирәк иде, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. -Дөрес, аңа әле арба, тагылма эш кораллары кирәк. Бу яктан район булышыр дип өметләнәбез.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев