Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында язгы су ташуларга әзерләк турында сөйләштеләр

Юл һәлакәтләрен булдырмас өчен машина йөртүчеләрнең игътибарлы булуы сорала. Язгы су ташуларга да әзер торыйк.

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында  бүгенге көнгә актуаль булган темалар – язгы су ташулар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү турында фикер алыштылар.

2019 елда районда 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 2018 елда азрак – 17. Юл һәлакәтләре санын киметү өчен машина йөртүчеләрнең юлларда игътибарлы булуы сорала. Яшь буын да юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш, аларны моңа балалар бакчасында, мәктәптә үк өйрәтү отышлы. Шул максатларда ЮХИДИ балалар белән төрле профилактик чаралар уздыра. Кызганыч, соңгы елларда “Куркынычсыз тәгәрмәч” яшь инспекторлар хәрәкәте конкурсында катнашучылар азайганлыгын һәм нәтиҗәләрнең бик түбән булуын да билгеләп үттеләр.

Быел кар аз кебек, шулай да табигатьнең безгә ни әзерләгәнен белмисең, шуның өчен язгы су ташуларга әзер булырга кирәк. Әгәр бар да җайлы гына үтә икән, бик яхшы.

Иң элек гидротехник корылмаларга – буаларга бару юлларын һәм су ага торган коеларны кар-боздан арындырырга. Бу очракта буаның дамбасына куркыныч янамый.

Бәркәтә су басу куркынычы булган авыл, шуның өчен халыкны вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнә. Коткару чараларына кирәкле барлык җиһазлар булдырылырга һәм зыян күрүчеләргә кирәкле барлык шартлар тудырылырга, пунктлар кирәкле әйберләр белән җиһазландырылырга тиеш. Су басуларга каршы комиссия әгъзалары тәүлек әйләнәсе дежур торырга һәм тәүлеккә ике тапкыр, гадәттән тыш хәл туганда һәр дүрт сәгать саен районның бердәм дежур-деспетчерлык хезмәтенә хәбәр итеп торырга кушыла.

Башкарма комитет утырышы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Кәримов рәислегендә узды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев