Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында Яңа ел бәйрәмнәрендә иминлекне тәэмин итү хакында сөйләштеләр

Яңа ел бәйрәмнәрендә, Раштуаны билгеләп үткәндә уяулыкны, контрольне бермә-бер көчәйтергә, конкрет саклык чаралары күрергә, дежур торуны оештырырга һәм гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга кирәк.

Оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына алдагы көннәрдә аеруча зур җаваплылык йөкләнә – барына да күз-колак булу мөһим. Террорчылык, экстремизм гамәлләрен, янгыннарны кисәтү алдан ук конкрет чаралар үткәрүне сорый.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында район башлыгы, комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшин халык күп була, бәйрәм чаралары оештырыла торган урыннарда иминлекне тәэмин итүгә игътибарны көчәйтергә өндәде.

Гирляндаларга, лампочкаларга уралган-бизәлгән чыршылар, территорияләр янында сак булу сорала. Пиротехник эшләнмәләр куллану – фейерверклар, салют аттыру махсус урыннарда гына рөхсәт ителә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев