Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында Рамазан аен бәйрәм ясап тәмамладылар

Кара Чишмә мәхәлләсе быел да Ураза бәйрәмен үз көче белән оештырды. Гаеттән соң райондашларыбыз моннан, кызыклы уеннарда катнашып, бүләкләр алып киттеләр.

-Быел пиланы яхшы үткәргәннәр, - диде шактый калын агачны минут эчендә кискән ветеран, мәчет карты – 71 яшьлек Әхәт абый Ситдыйков. -Әле менә бүләк тә бирделәр, рәхмәт яусын.

Авыл янәшәсендәге әрәмәлектә башка - каска, аякка зур галош киеп кемнедер тачкага утыртып ярыштылар, зур себеркегә “атланып” та узыштылар.

-Санаулы көннәр тиз узды. Быел намазга йөрүчеләр, ураза тотучылар күбрәк тә булды, - диде район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. -Намаз укыдык, дога кылдык, тәравих намазларына йөрдек, изге, игелекле гамәлләр кылдык, нәфесебезне тыйдык. Ифтар ашлары оештырылды, мохтаҗларга фитыр сәдакасы бирелде. Аллаһы Тәгалә кабул кылсын, әҗер-савабын бирсен, киләсе Рамазан айларын да күрергә язсын. Бу ай ач тору гына түгел, тәрбияви, рухи яктан бик мөһим. Безнең күңелдәге иман гамәлләребездә чагылыш таба. Рамазан ае мохите өйләребездә дә саклансын. Гыйлемебезне арттырырга омтылыйк, мәчетләргә йөрик, гөнаһлардан пакъланыйк.

Илдан Газыймов  50 килолы тоз капчыгын 100 тапкыр чүгәләп күтәрде, җиңүче булды. Таза беләкле, көчле егет, ул бит хоккейчы, Уфаның югары лигасындагы бер командасында уйный. Аны якташ дибез, чөнки нәсел тамырлары Керкәледән. Әлеге ярышта җиңүчеләргә капчыклап тоз, бөртек бүләк иттеләр.

Чирмешәннән Идрис Шәйдуллин бәйрәмнән йорт куяны алып китте. Капчыктан җиргә төшерелгән ул ак куянны Идрис бик тиз эләктерде. Ә менә кызыл әтәч шактый ерак очты, алай да Түбән Кәминкә егете Габдерәхим Мостафин аңардан җитезрәк булды.

Ураза гаете бәйрәмендә капчык тотып сугышу да үзгә,  кулга - бияләй, башка - тимер каска, өскә бер төсле куртка киясе. Бик күңелле тамаша. Комментаторлары да кем бит аның – Кара Чишмә мәчете имамы Рөстәм Вәлиев һәр уенны мәзәк кушып, кызык итеп алып барды.

Район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов та түзеп тора алмады, үзен чүлмәк ватуда сынап карарга ашыкты һәм озын таякны чүлмәк өстенә төп-төгәл китереп сукты. Ходай Тәгалә ай буе ураза тоткан яшьләргә, олыларга рәхмәтен белдереп, көч биреп торды дисәң дә ярыйдыр.

Бер мәлне мәйдандагы уеннар туктап калды, халык дәррәү булып посадка буена юнәлде. Кечкенә тракторларда, мотоблокларда узыш башлана икән. Кечкенә тракторда стартка баскан ветеран, 77 яшьлек Габделхак Таһиров трассаны ансат узды, аңа беренче урын бирделәр, мотоблок “иярләүчеләр” арасында Фаяз Моратшин башкаларны нык артка калдырды.

Ураза бәйрәмендә сәүдә нокталары да бар иде. Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиковка эш аеруча тыгыз: бүген алар гаиләсе авылдашларын, кунакларны итле кайнар аш, чәй белән бушлай сыйлады.

       

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур чара оештырганнар. Молодцы! Гел шулай живой аралашып яшагез.