Чирмешән районында бердәм сайлаулар көнендә 34 сайлау участогы эшләячәк
Безнең районда

Чирмешән районында бердәм сайлаулар көнендә 34 сайлау участогы эшләячәк

Районда 13 сентябрьдә узачак бердәм сайлаулар көненә әзерлек бара.

Бу көнне республикада Татарстан Президентын; Чирмешән районы да кергән 28 нче Түбән Кама сайлау округындагы өстәмә сайлауларда РФ Дәүләт Думасына депутат һәм җирле үзидарә Советлары депутатларын сайлаячакбыз.

-Сайлауларда өч көн дәвамында 11нән 13 сентябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак, - дип ачыклык кертте Чирмешән районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. -Бу эпидемиологик хәлгә бәйле, сайлаучыларның куркынычсызлыгы өчен шулай эшләнә.

Әлеге сайлауларга әзерләнү һәм аларны үткәрү буенча районда 34 участок сайлау комиссиясе, 207 комиссия әгъзасы эшли. Быелның 1 августына районда 14600 сайлаучы исәпләнә.

-Шунысын әйтик, муниципаль сайлауларда җирле Советларга 141 депутат сайланачак, - диде Рамил Әхмәдуллин.

фото: архив 


Нет комментариев