Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы юлчылары сезонны башлады

“Татавтодор” җәмгыятенең район участогы ремонт сезонын мартның соңгы атналарында ук башлап җибәрде, юллардагы чокыр-чакырларга асфальт түшәү эшенә керештеләр.

-Эшне яңа христиан зираты яныннан Шентала ягындагы бензин салу станциясен тоташтыручы – Чирмешәнне әйләнеп узучы юлдан башлап җибәрдек, - ди юл участогы начальнигы урынбасары Исхак Әбүнәгыймов. – Тик, һава торышы бозылып тору сәбәпле, эшне берничә көнгә туктатып торырга туры килде.

Юлчылар әлеге участокта ремонтны тәмамлагач, Лениногорск - Чирмешән, Акъяр – Чирмешән – Шентала, Кузай – Нурлат трассаларын, аннан соң авылларга алып керүче юлларны, ягъни җәмгыять карамагындагы 300 километрга якын юл өслеген тәртипкә китерәчәкләр.

-Чокырларны ямау вакытына үзебезнең асфальт заводын кабыздык, - ди Исхак Гариф улы. – Асфальт ясау өчен җитәрлек күләмдә материал кайтарылды, техникалар төзек, эшчеләр белән комплектланган.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев