Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәпләрендә Белем көне ничек үтәчәк?

Иртәгә район мәктәпләрендә дә яңа уку елы башлана.

Белем көне мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәниләр өчен аеруча истәлекле.

1 сентябрь көнне районның мәгариф учреждениеләрендә чаралар нинди форматта узачагы турында район мәгариф бүлегендә белештек.

Быел Роспотребнадзор таләпләре буенча тантаналы линейкаларда катнашучылар саны йөздән күбрәк булмаска тиеш. Әти-әниләрдән линейкаларга медицина битлекләреннән килүләре сорала.

Район үзәгендәге һәм башка кайбер авыл мәктәпләрендә Белем бәйрәмендә 1, 9, 11нче сыйныф укучылары гына катнашачак, калган укучылар өчен беренче уку көненең тантаналы өлеше кабинетларда уза. Калган мәктәпләрдә  бәйрәмне укучылар санынан чыгып оештырачаклар.

Сүз уңаеннан, районда 26 мәктәп исәпләнә: 14 урта, 11 төп һәм бер башлангыч мәктәп –балалар бакчасы. Аларда 2084 укучы белем алачак, 1 нче сыйныфка 196 сабый килергә тиеш, 11 нче сыйныфларында - 126 укучы. Район мәктәпләрендә 419 укытучы хезмәт куя.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев