Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән балалары классикларны һәм детективларны яратып укый

Соңгы арада балалар китап укымый, интернетта гына утыралар дигән сүзләрне еш ишетәбез. Андый фикерләрдән соң китапханәләр эшсез, китаплар тузанга батып яткан күренеш күз алдына килә. Әйе, дөрестән дә, интернет биләп алды олысын да, кечесен дә. Тик, китап укырга яратучы, китапханәләргә йөрүче балалар бар әле.

Чирмешән балалар үзәк китапханәсенә мәктәп укучылары еш йөри. Балалар классик әсәрләргә, детективларга өстенлек бирә. Кызлар махсус нәкъ кызлар өчен язылган әсәрләр сериясен яратып укыса, малайлар ешрак фәнни-популяр басмаларны өстен күрә. Соңгы арада укучыларда сугыш тематикасына, туган як тарихына багышланган китапларга кызыксыну уянган. 

-Китапханәдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап оештырылган китап күргәзмәсен укучылар бик ошатты, - ди китапханәче Маргарита Юрина. - Күбрәк әдәбият дәресеннән бирелгән әсәрләрне, бәйрәмнәргә багышланган шигырь җыентыкларын алалар. Рефератлар, проектлар әзәрләүдә кирәк булган материаллар артыннан да балалар гел килеп тора.

Китапханәдә ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр дә еш кунак. Ата-аналар мәктәпкәчә яшьтәге балалары белән бергә энциклопедияләр, иҗекләп уку китапларын яздырып алалар икән. Кечкенәдән үк балаларда китапка мәхәббәт хисләрен тәрбияләү – мөһим һәм кирәкле әйбер. Шул сәбәпле, балалар үзәк китапханәсе, балалар бакчаларына барып, күчмә китап бирү пунктлары оештыра, мәктәпләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X