Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

«Безнең ишегалды» фестивале чирмешәнлеләрне җыйды

Фестивальне “Безнең ишегалды” дип аталган масштаблы республика төзекләндерү программасының үзенә күрә бер дәвамы дип була.

Ул якташларыбыз өчен кызыклы очрашулары, мастер-класслары, күргәзмәләре һәм, әлбәттә, Түбән Кама артистларының спектакле белән дә истә калыр.

Эскәмиядән асфальтка кадәр

Мәгълүм булганча, әлеге программа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылып, республикада, шул исәптән, безнең районда күп фатирлы ничәмә йорт ишегалды төзекләндерелде.

Райондагы шушы һәм башка зур эшләр хакында фестивальдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Чирмешән җирлеге бүлеге секретаре Рамил Айбатов та сөйләде.

–“Безнең ишегалды” программасы кысаларында районда күп фатирлы 30 йорт ишегалды төзекләндерелде. 2024 елда районда калган 12 ишегалды ремонтланды, программа төгәлләнде, – диде ул. –Чирмешәнлеләрнең тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү безнең эшнең төп юнәлешләреннән берсе булып кала. Милли проектлар, федераль һәм төбәк программалары кысаларында районда социаль объектларны төзү һәм ремонтлау буенча зур эш алып барыла. Районның барлык казанышлары халыкның, җирле үзидарә органнарының бердәм эшләве һәм, әлбәттә, республика җитәкчелегенең һәрьяклап ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.

 

Әлеге фикерләрне чарада катнашкан республика активы вәкиле Рөстәм Нуриәхмәтов та куәтләде.

–Йорт яннарында заманча мәйданчыклар, уңайлы ял итү зоналары барлыкка килде. Бу турыдан-туры Татарстанның һәр икенче кешесенә диярлек кагылды, – диде спикер. –Күршелек фестивале, “Татарстанда җәй” программасы кысаларында үткәрелә торган чаралар – республикабызны, бердәмлегебезне, күршеләребезне һәм тормышыбызның яңа сыйфатын символлаштыра.

Социаль проектлар тормышны яхшырта

Районыбыз кунагы, җәмәгать хуплавы штабы әгъзасы Эльмира Газизовадан:

–Төзекләндерүдән тыш, Татарстанда тормыш сыйфатын күтәрү өчен Миңнехановның тагын нинди инициативалары игътибарга лаек, – дип соравыбызга, ул болай җавап бирде.

–Минемчә, тормыш сыйфатын яхшыртуның төп факторы ул – социаль инфраструктураны үстерү. Бу процесс белем бирүне яхшыртуга, авыручылар санын киметүгә һәм халыкның гомерен озынайтуга йогынты ясый.

Соңгы 10 елда, заманча, югары технологияле учреждениеләрне дә санап, 1,5 мең медицина объекты төзелде һәм капиталь ремонтланды.

Әлбәттә, бу медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрде, аны халыкка якынайтты. Беренче звеноны үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Татарстан мәгариф өлкәсендә ел да мәктәп һәм балалар бакчалары биналары төзи, һәр бала рәхәтләнеп укысын һәм яхшы белем алсын өчен, мәгарифнең инфраструктурасын яңарта, инновацион проектлар кертә.

Халыкның үзеннән дә тора

Бәйрәм “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыруда актив катнашкан күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы белән дәвам итте. Аларны югарыда аталган мөхтәрәм кунаклар кулыннан Надежда Владимирова, Рузалия Гыйләҗева, Зинаида Григорьева, Фәнис Җиһаншин, Миңлегөл Исламова, Валентина Кириллова, Татьяна Козлова, Нина Колесникова, Әкълимә Садыйкова, Мәрьям Сәлахова, Валентина Сапожникова, Илдус Шәйхетдинов, Әлфия Хәмматвәлиева,Татьяна Новичкова, Елена Михляева алды.

Барлык бүләкләнүчеләр исеменнән Чирмешәннең Совет урамындагы, 45 нче күп фатирлы йортта гомер итүче Валентина Сапожникова чыгыш ясады, ул ишегалларын төзекләндерүләре өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

–Бу йортта 1979 елдан бирле яшим. “Безнең ишегалды” программасы хакында  әүвәл район газетасыннан укып белдем. Кызыклы тоелды. Йортта төзекләндерүгә кагылышлы җыеннарда катнашып, фикерләребезне белдердек – безне ишеттеләр. Хәзер инде ишегалдыбызны тәртиптә, матур итеп тоту үзебездән тора, – диде Валентина Васильевна.

Илдус Шәйхетдинов та шушы Совет урамындагы  40 нчы йортта яши.

–Ишегалдыбыз элеккеге белән  чагыштыра торган түгел инде. Күрәсезме, асфальт җәйделәр, эскәмияләр, чүп савытлары куйдылар, отмосткалар ясадылар –  барысы да бик шәп, безгә ошый. Моның өчен бик зур рәхмәт, – диде ул да.

Рәсми өлештән соң, “Татарстанда – җәй” программасы кысаларында район мәдәният йорты сәхнәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясады. Алар чирмешәнлеләргә “Гөргери кызын бирә” музыкаль комедиясен тәкъдим итте.

Белешмә:

“Безнең ишегалды”  программасы 2020 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – Татарстан Республикасы Рәисе) кушуы буенча тормышка ашырыла. Аны “Бердәм Россия” партиясе тәкъдим итте. Партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге әлеге программаны биш ел дәвамында республиканың барлык районнарында да гамәлгә ашыра, зурлыгы һәм катнашучылар саны буенча аңа ил күләмендә тиңнәр юк. Бүген 5174 ишегалды төзекләндерелгән, 1,5 миллионга якын татарстанлының, шул исәптән 300 меңнән артык баланың яшәү шартлары яхшырган.

 

Марат Гомәров һәм Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев