Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәй авылындагы бер хуҗалыкта бер көнне ике мунча янган

Әккәрәй авылындагы ишле гаиләнең яңа мунчасы өлгерү алдында ук диярлек була. Тик, ни кызганыч, янгын чыгып, ул көлгә әйләнгән.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән әйтүләренчә,  ут казасы хакындагы хәбәр кичке унынчы яртыларда ГЛОНАСС системасы аша кабул ителә.

- Хуҗаларның төзелеп бетмәгән яңа мунчасы бөтенләй янып бетте, ут иске мунчаларының түбәсенә һәм ишегалдына да зыян салды. Ялкын, шөкер, башка корылмаларга күчмәде. Хәзер янгынның сәбәпләрен ачыклыйбыз, - диде янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин.

Шулай итеп, быел (апрель, май айларында) районда - Туймәттә, Чирмешәндә һәм Әккәрәйдә - барлыгы дүрт мунча янды.

Үләннәр януын да санап, быел район территориясендә 52 янгын очрагы (былтыр ел буена – 38) теркәлгән. 

Фәнил Гыйззәтуллин фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев