Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Утыз Имән авылы пенсионеры шахмат уенын популярлаштырырга ниятли

Статистика күрсәткәнчә, хәзер балаларның күпчелеге интернет уеннары белән “җенләнә”. Ә бит балаларны интернеттан арындырып, шахмат уены белән кызыксындыру, мавыктыру, белгечләр әйтүенчә, яхшы нәтиҗәләр бирә.

Шахмат кешенең хәтерен, уйлау-фикерләү дәрәҗәсен шактый арттыра, тәвәккәл булырга өйрәтә.

“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе күп еллар дәвамында шахмат турнирлары оештырды. Бу ярышларда бигрәк тә мәктәп укучылары актив катнашты. Алар, олыларга караганда да, шахмат уенын бирелеп, тәмен табып уйныйлар.

Иганәчебез – якташыбыз Фәгыйль Гатиятов та истәлекле бүләкләр, кубок, медальләр алып биреп, шахмат сөючеләргә төрлечә ярдәм итеп тора. Аңа район шахматчылары исеменнән зур рәхмәт.

Районыбызның үзәк мәчетендә дә берничә тапкыр шахмат ярышлары үткәрелде. Бу башлангыч динебезне тагын да җанландырып җибәрүче гамәл. Мәчет бусагасын атлап керүче үзен башкачарак хис итә. Анда ул рухи һәм әхлакый тәрбия дә ала.

Һиндстанда V гасыр азагында барлыкка килеп, “чатуранга” дип аталган уенны бераздан Европа илләрендә “шахмат” дип йөртә башлыйлар. Рәшит Нәҗметдиновның “Шахмат уены” китабы әлеге уен белән яңа гына кызыксына башлаучылар өчен иң кирәкле басмалардан санала.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев