Чирмешән районы механизаторы тракторына нәсыйхәтле язу яздырткан
Элеккеге еллар белән чагыштырам да, хәзер юлларда техникаларның шулкадәр күплегенә хәйран калам. Шуңа юл һәлакәтләре дә еш була.
Мин гомерем буе тракторда эшләдем, аның белән ерак юлларга да чыгарга туры килә иде.
Элек автомобильләрнең дә, тракторларның да арткы тәрәзәләрендә кисәтү язулары булганы истә. “Сине өйдә көтәләр” (“Тебя ждут дома!”), “Үз-үзеңә ышанмасаң - узма!” (“Не уверен – не обгоняй!”), “Дистанцияне сакла!” (“Соблюдай дистанцию!”), “Кызу барсаң – әкрен генә алып китәрләр” (Едишь лихо – понесут тихо”) кебек язулар тәрбияләү чарасы кебек иде. Үзеңнән алда барган транспорттагы шундый язулар уйланырга, тизлекне киметергә, саграк йөрергә этәрә. Мин К-700 тракторының арткы тәрәзәсендә дә “Не уверен – не обгоняй!” дип яздырткан идем. Хәзер бит андый яздыруны эшләтүнең әллә ни кыенлыгы юк, әзер пленканы заказ биреп кайтартырга гына. Җитәкчелек тә бу хакта уйлансын иде. Бер язу кеше гомерен саклап калырга мөмкин.
Леонид Кобылин.
Казанка авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев