Чирмешәннең көнчыгыш урамнарында яшәүче балалар “Әкият”тә рәхәтләнә
Безгә язалар

Чирмешәннең көнчыгыш урамнарында яшәүче балалар “Әкият”тә рәхәтләнә

Чирмешәннең көнчыгыш микрорайонындагы “Әкият” балалар бакчасы ишегалдында спорт мәйданчыгы урнаштырдылар.

Хәзер бу очтагы урам балалары көннәр буе шунда рәхәтләнеп уйный. Монда олыларга да спорт белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлек бар. Рәхмәт моны ясаучыларга, куркынычсыз резина плитәләр түшәлгән мәйданчык балалар өчен, һич арттырусыз, тәгәрәптәгәрәп уйнарлык. Әмма бер теләгебез бар иде – кичләрен биредә караңгы: мәйданчыкка яктырткычлар куя алмаслармы икән?

Ата-аналар исеменнән, Альберт Вафин.

Чирмешән.

Сүз уңаеннан, 3 миллион сумнар чамасы бәяле әлеге спорт мәйданчыгы безнең районга бушлай, илкүләм милли проектларның “Демография” юнәлеше буенча бирелгән иде.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев