Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәрәңгене артык иртә утыртабыз

Элек, колхозлар вакытында, авыл халкы бәрәңгене күп утыртты. Язгы чәчү тәмамлангач, июнь башларында шәхси хуҗалыкларга кырда бәрәңге үстерү өчен өстәмә җир дә бирәләр иде. Басу бәрәңгесенең бакчадагыга караганда ярмалырак та, тәмлерәк тә булганы әле дә истә.

Хәзер бәрәңгене алай ук күп утыртмыйлар. Климат та күзгә күренеп үзгәрде. Җәй бер-ике атнага соңрак килә башлады сыман тоела. Май айлары салкын була. Тик халык ни өчендер ашыга, корыга кала дипме, 9 майга кадәр бәрәңгене утыртып та бетерә.

Минемчә, аны соңрак утырту – чәчү файдалырак. Күршеләрем бәрәңгене беренче кат эшләргә чыкканда, мин шул 10 июньнәрдә аны утыртырга чыгам гына. Язын, бераз тирес кертеп, җирне казып куям. Май азагында күренә башлаган вак алабутаны тырмалап алам һәм шулай итеп чүп үләннәрен утаудан котылам.

Иртә утыртылган бәрәңге җылынып бетмәгән җирдә озак чыга. Әле, өстәвенә, аны кырау да сугарга, җир катып китәргә мөмкин. Колорадо коңгызы йомыркаларын май аенда салып үрчи. Соңрак шытып чыккан бәрәңге сабагына ул йомыркалар эләкми кала. Шулай итеп, бәрәңгене агулаудан да котылам.

Карасу яшел төстәге бәрәңге яфраклары катырак булгангадыр, мөгаен, аларны колорадо коңгызы бик ашамый. Шуңа күрә орлыкны да алдан сайлап, әзерләп кую уңай нәтиҗә бирә.

Гомумән, биология фәненнән белгәнемчә, тамыразыклы культуралар август аенда һәм сентябрь башларында актив үсә. Бәрәңгенең үсүе 90 көннәр чамасы булганлыктан, иртә утыртылганнарының үсеше август башларында ук туктала, сабаклары корый башлый.

Мин экологик яктан чиста, кабыклары ныгып, җитлегеп өлгергән бәрәңгене сентябрь ае урталарында казып алам. Аның уңышы да мул була, кышын да яхшы саклана, череми.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев