Яңа Куйбышев шәһәре мөселманнары башлыгын Чирмешән районының Әмир авылында җирләячәкләр
Белеп торыгыз

Яңа Куйбышев шәһәре мөселманнары башлыгын Чирмешән районының Әмир авылында җирләячәкләр

Самара өлкәсенең Яңа Куйбышев шәһәре мөселман дини оешмасы рәисе, имам-хатыйп Әхмәткәрим хәзрәт Миңнекәев вафат булган. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә, дип яза«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.  

«Самара өлкәсендәге татар җәмәгатьчелеге һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының чын күңелдән тирән кайгысын уртаклашам», - диелә Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровның кайгы уртаклашу телеграммасында.

Якташыбызны туган авылында – Чирмешән районының Әмир авылы зиратында иртәгә, сишәмбе көнне, җирләячәкләр. Әхмәткәрим агага  узган җәйдә  85 яшь тулган иде. Мәрхүм, авылдагы төп нигезендә  яңа йорт өлгертеп, җәйләрен шунда яшәде. 

фото: архив


Нет комментариев