Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Ул аны да сизмәгән» — Рамил Шәмсетдиновны җәберләүче гаебен таныган

Байкал аръягындагы хәрби округта дедовщина күренеше турында җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә хәрби зыян күрүчеләр дип танылган.

Хәрби хезмәттәгеләр арасында уставтан тыш мөнәсәбәтләр хакында суд утырышы гыйнварга билгеләнгән, дип сөйләгән Рамил Шәмсетдинов адвокатларының берсе Руслан Нагиев. Бергә хезмәт иткән егетләрне җәберләүче үзе дә гади гаскәри, аның исемен адвокат әлегә әйтми. Эшне аерым тәртиптә караячаклар, бу гаепләнүченең үз гаебен тулысынча тануын күздә тота, дигән адвокат. Моннан тыш, Шәмсетдиновның хезмәт хакы күчерелә торган банк картасын тартып алу һәм аннан акча урлау турында да тикшерү бара. Рамил Шәмсетдинов психологик-психиатрик экспертиза узу өчен Мәскәүгә җибәрелгән. Хәзер ул юлда.

25 октябрьдә Рамил Шәмсетдинов каравылга алышынган вакытта хезмәттәшләренә ут ача, нәтиҗәдә, барлыгы сигез кеше үлә. Рамилнең әтисе улының бу адымына бары аны мыскыл итүләр һәм җәберләүләр сәбәп була алу ихтималлыгын сөйләде. Рамилнең адвокаты әйтүенчә, частьта төрмә тәртипләре буенча хезмәт иткәннәр. Рамилгә унитазда тончыктырып үтерү белән янаганнар.

«Ут ачар алдыннан ул өч көн кизү торган, өч көн йокламаган. Аңа каравылдан соң бәдрәфкә башыңны тыгып батырып үтерәбез, дип вәгъдә биргәннәр. Ә аның бары йокысы килгән, ул үзен кыйнамауларын, унитазда тончыктырмауларын теләгән. Ут ачканда ул нәрсә эшләгәнен аңламаган, кем нәрсә әйткәнен ишетмәгән. Тоткарлаганда аны кыйнаганнар — ул аны да сизмәгән», дип сөйләгән адвокат. Ул шулай ук Рамил Шәмсетдиновның кылган гамәленә үкенүен, үтерергә теләмәвен, ә үзен яклавын әйткән.

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев