Татарстанда җылыта
Белеп торыгыз

Татарстанда җылыта

Җомга көнне, 24 гыйнварда, Татарстанда көндез бераз кар явачак, кайбер районнарда буран булуы ихтимал.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан исә, тизлеге секундына 6-11 метр булыр дип көтелә, әмма урыны белән секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Иртән һава температурасы -11..-16 градуска кадәр төшәчәк, әмма көндез бераз «җылырак» була, һава температурасы -7..-12 градус фаразлана.

Шул ук вакытта синоптиклар юлларда бозлавык булуы турында кисәтте.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев