Татарстанда яшәү минимумы күләме арткан
Белеп торыгыз

Татарстанда яшәү минимумы күләме арткан

Татарстанда агымдагы елның III кварталы өчен халыкның төп социаль төркемнәре буенча җан башына яшәү минимумы күләме расланган.

Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. Шулай итеп, республикада 3 квартал өчен яшәү минимумы күләме җан башына  9 752 сум тәшкил итә. Эшкә сәләтле халык өчен  берникадәр күбрәк күләмдә – 10 374 сум. Пенсионерлар өчен минимум – 7 910 сум, балалар өчен 9 891 сум итеп билгеләнгән, Ватаным-Татарстан хәбәр итә.

Моннан алдарак хәбәр ителгәнчә, киләсе елда пенсионерларга яшәү минимумы күләме 191 сумга арттырыла.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев