Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда Яңа елга иң яхшы бизәлгән кайсы торак пункт 11 миллион сум акча алачак?

Приз фонды алты номинациядә җиңүчеләргә бүленәчәк.

Татарстанда Яңа елга иң яхшы бизәлгән кайсы торак пункат 11 миллион сум акча алачак?

Приз фонды алты номинациядә  җиңүчеләргә бүленәчәк.

Республиканың муниципаль берәмлекләре арасында Яңа ел чараларына әзерлек һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча бәйге 2019 елның 25 декабреннән агымдагы елның 25 гыйнварына кадәр уза. 11 миллион сумнан артык күләмдәге приз фондын алты номинациядә җиңүчеләр үзара бүлешәчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин әйтүенчә, әлеге бәйге беренче тапкыр җиде ел элек, ТР Президенты Рәстәм Миңнеханов тәкъдиме белән игълан тиелде. Бу хәрәкәт – бәйге елдан-ел киңәя, кызыклы һәм креатив чаралар оештырыла.

-11 эшче төркем Яңа ел бәйрәмнәрендә республиканың барлык муниципаль районнарында һәм ике шәһәр округында булдылар.  ТР Мәдәният министрлыгы, муниципаль берәмлекләр, хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләр эшен алып баручы вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре кергән бу эшче төркемнәр үз тәкъдимнәрен әйттеләр һәм беркетмәләр төзеделәр. Эшләр 16 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк, - диде Анатолий Фомин.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында эшче төркемнәрнең берсе безнең районда да булып китте, үз тәкъдимнәрен һәм фикерләрен җиткерделәр.

фото: архив/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев