Татарстанда карлы яңгыр көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда карлы яңгыр көтелә

Дүшәмбе, 27 гыйнварда, Татарстанда карлы яңгыр көтелә. Республикада шулай ук урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында.

Бу көнне көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, көндез аның тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Иртән температура 0..-5 градус тәшкил итә. Көндез исә синоптиклар -2..+2 градус булыр дип фаразлый.

чыганак


Нет комментариев