Татарстанда кар явуы көтелә, төнлә температура нульгә якын булачак
Белеп торыгыз

Татарстанда кар явуы көтелә, төнлә температура нульгә якын булачак

Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразынча, сишәмбе, 10 октябрьдә республикага аз (уртача) күләмле явым-төшемнәр киләчәк.

Төнге температура нуль билгесенә якынлаша ( 0..+4), көндезге температура сигез градустан югары күтәрелмәячәк (+3..+ 8). Көньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге 6-11 м/с булачак, урыны белән 14 метрга кадәр җитәчәк.

Казанда термометр баганалары төнлә +1...+3 градус күрсәтәчәк. Көндез дә, Татарстандагы кебек үк, салкын (+5..+ 7) була. Көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге 6-11 м/с булыр дип фаразлана, урыны белән 13 м/с кадәр көчәячәк.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев