Татарстанда кайчан кар ятачак?
Циклон хөкем сөрү сәбәпле, бу араларда Татарстанда кар ятмаячак әле. Шулай да ноябрьнең аномаль җылысы инде тотрыклы “минус”ка алышына. Гидрометеоүзәк җитәкчесе Феликс Гоголь хакта сөйләп үткән.
“Якын араларда республикада кар ятмаячак әле. Аз-маз кар явачак, ләкин җирне капларлык булмаячак”, – дигән белгеч. Гоголь билгеләп үткәнчә, кар булмауга карамастан, төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән күпкә түбән инде. 25-26 ноябрьдә төнлә республиканың көнчыгыш районнарында термометрның терекөмеш баганасы -12 градуска кадәр төшкән. Метеоролог басым ясап әйткәнчә, якындагы көннәрдә дә төнге сәгатьләрдә салкын булачак, әмма нормадан тайпылмаячак.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, бүген Татарстанда янә томан һәм юлларда җиңелчә генә бозлавык. Төнлә һава температурасы -5…-10 градус чикләрендә тирбәләчәк, урыны белән -13 градуска кадәр төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев