Татарстанда кабат бураннар һәм көчле җил көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда кабат бураннар һәм көчле җил көтелә

Бүген, 11 декабрьдә, Татарстанда тотрыксыз, дымлы һәм болытлы һава торышы саклана.

Көндез төбәк территориясендә кар (урыны белән юеш кар) рәвешендә явым-төшем дәвам итәчәк. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, буран чыгачак, күз күреме 1000 метрга кадәр кимиячәк.

Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 7-12 метр, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән 17 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында — 15 метрга кадәр). Юлларда бозлавык хасил була.

Татарстанда көндез һава температурасы 0 дән -5 градуска кадәр (Казанда — 0 дән -2 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев