Бүген, 20 ноябрьдә, Татарстанда җылы, әмма болытлы һәм тотрыксыз һава торышы көтелә.
Республика өстендәге күк йөзе болытлы булачак, көндез аязучан болытлы һава булырга мөмкин. Урыны-урыны белән юеш кар, яңгыр явачак.
Иртән кайбер районнарда томан һәм бозлавык сакланачак, юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Көньяк-көнбатыштан көчлелеге секундына 6-11 метр тизлектәге җил фаразлана. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
Төбәктә тәүлекнең якты вакытында һава температурасы 0...+4 градус тәшкил итәчәк (ТР башкаласында — +1...+3 градуска кадәр).
Нет комментариев