Татарстанда ике әбиләр чуагы булачак
Татарстанга ике әбиләр чуагы – кыска һәм озыны килә. Ял көннәре кояшлы һәм җылы булачак.
Бу атна ахырында Татарстанга янәдән әбиләр чуагы киләчәк, әмма ул кабат кыска вакытлы була. Атна ахыры һәм киләсе атна башында республикада һава температурасы +24 градуска кадәр көтелә.
Моның сәбәбе – шимбә көнне киләчәк антициклон, шуңа күрә болытлар да, яңгыр да көтелми, ә һава коры һәм кояшлы була.
Уртача тәүлек температурасы нормадан 4-5 градуска югарырак булыр, дип фаразлана.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев сөйләгәнчә, әлегә бу – бары тик кыска вакытлы әбиләр чуагы гына, ә менә сентябрь урталарында чын, 1-2 атна дәвам итә торган әбиләр чуагы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев