Татарстанда яшәүче эшмәкәр хатын-кыз үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китәчәк
Туташның медицина белеме бар. Шуңа күрә хәзер үзен хәрби хәрәкәтләр зонасында кирәгрәк дип саный.
Татарстаннан дизайнер Мәликә Хәбибуллина үз ихтыяры белән махсус хәрби операция зонасына китәчәк. Туташ инде 12 ел буе мөселман киемнәрен сату бизнесын бик уңышлы төстә алып бара.
Мәликә берничә көн элегрәк “Батыр” үзәгенә гариза язып тапшырган. Медицина белеменә ия. Шуңа күрә, туташ үзе әйтүенчә, бүген ул өенә түгел, ә Донбасска кирәгрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев