Татарстанда 1 августтан 2019 елда эшләгән лаеклы ялдагы кешеләрнең пенсиясе артачак
Белеп торыгыз

Татарстанда 1 августтан 2019 елда эшләгән лаеклы ялдагы кешеләрнең пенсиясе артачак

Иминият пенсияләрен яңадан исәпләү 285,3 меңнән артык татарстанлыга кагылачак.

Татарстанда 1 августтан 2019 елда эшләгән лаеклы ялдагы кешеләрнең пенсиясен арттырачаклар. Бу пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле булачак. Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегендә "Татар-информ" агентлыгына шулай дип белдерделәр.

«Традицион индексациядән (ул вакытта пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка кадәр арта) аермалы буларак, августта пенсияләрне яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул никадәр югары булса, пенсиягә өстәлгән акчаның күләме дә шулкадәр зуррак булачак», - дип искәрттеләр ведомствода.

Иминият пенсияләрен яңадан исәпләү 285,3 меңнән артык татарстанлыга кагылачак. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сумга якын акча каралган. 

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы


Нет комментариев