Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россиядә коронавирус белән авыру очракларын теркәгәннәр

Россиядә коронавирус белән авыруның ике очрагын теркәгәннәр. Бу турыда вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Роспотребнадзор хезмәте Россия территориясендә коронавирус инфекциясе белән авыручы ике кешене ачыклаган. Алар — Байкал аръягы краенда һәм Төмән өлкәсендә. Инфекция йоктыручылар катгый күзәтү астында, изоляцияләнгән, аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә», — диде Голикова. Аның сүзләренчә, инфекция йоктыручыларның икесе дә — Кытай гражданнары.

Авыручыларның хәле тотрыклы, температуралары һәм клиник билгеләре юк, дип ачыклык кертте Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. «Коронавирус таралу куркынычы юк, Россиядә авырулар изоляцияләнгән, алар белән элемтәдә булучылар тикшерелгән», — дип яза аның сүзләрен РИА Новости.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирустан саклау өчен штаб булдырылган. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин күрсәтмәсе буенча Россиядә Ерак Көнчыгышта чикне яптылар һәм Кытай белән тимер юл элемтәсен чикләделәр.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

фото: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев