ОРВИ һәм гриппның кайчан көчәячәген әйткәннәр
Әлегә Татарстанда грипп һәм ОРВИга бәйле вазгыять борчу тудырмый. Бу чирләр бер айдан соң көчәячәк. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләп үткән.
“ОРВИ, коронавирус инфекциясе һәм грипп авыруларының сезонлы күтәрелеше дәвам итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, ОРВИ һәм гриппның 12 822 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта чир очракларының 99 проценты гриппка бәйле түгел. Узган атнада бары тик 8 шундый очрак теркәлгән. Сезонның яңа башланып, гриппның әле таралырга өлгермәвен күрсәтә бу”, – дип билгеләп үткән санитар табиб.
Любовь Авдонина сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ОРВИга бәйле вазгыять борчу тудырмый. Аның басым ясап әйтүенчә, чир көчәюне Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан көтәргә мөмкин. “Кешеләр күпләп төрле чараларга йөри башлаячак, күп аралашачак. Шуңа күрә чирне кисәтү чаралары турында онытмау мөһим. Яңа ел каникулыннан соң, кешеләр ялдан соң коллективларына кире кайта башлагач та, гадәттәгечә, авыруларның көчәюен көтәбез. Гыйнвар урталары-ахырына туры килә бу”, – дигән белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев