Карантин озайтылырга мөмкин
Белеп торыгыз

Карантин озайтылырга мөмкин

"Роспотребнадзор" җитәкчесе шундый тәкъдим белән чыкты.

"Роспотребнадзор" башлыгы Анна Попова, Россиядә дә карантинны тагын бер атнага озайтырга кирәк, дип саный. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Шул ук вакытта, бу алым вирус таралуга каршы тору эшендә зур әһәмияткә ия, дип саный ул.

"Вирус өчен инкубация вакыты - 14 көн. Аның йогу чоры юкка чыгу да 14 көн булырга тиеш. Ләкин бу да хәлнең катлаулыгына карап исәпкә алынырга тиеш", - дигән Попова.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгатендә коронавирус таралуны булдырмас өчен 30 марттан 5 апрельгә кадәр карантин игълан итте. 

Чыганак

Фото: архив.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев