Түбән Кама шәһәрендәге чирмешәнлеләрнең якташлык җәмгыяте җитәкчесе Рәхилә Корбангалиева “Подписка бүләк ит!” акциясенә кушылды.
Якташыбыз, ул Иске Кади авылында туып үскән, Рәхилә Вәлиҗан кызы авылдашларына ялгыз яшәүче Гөлзидә Ихтисамованы һәм Минхаҗәр Кыямованы “Безнең Чирмешән” газетасына яздырган.
Димәк, киләсе ел башыннан Иске Кади авылында район газетасы тагын ике йортка килә башлый.
Көн дә сине искә алып, рәхмәт әйтеп торсыннар дисәгез, район газетасына подписка бүләк итегез. Мондый бүләкнең бик тә кадерле икәнлеген без инде күптән инандык.
Искекадилылар, Рәхилә Вәлиҗан кызына рәхмәтләрен әйтеп, рәхәтләнеп район яңалыклары белән танышырлар.
Бу көннәрдә матбугат басмаларына киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу бара. 2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр район газетасына ташламалы бәйядән язылырга мөмкин.
Нет комментариев